Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре турында» Федераль законга ТОСЭР резидентлары статусын төгәлләштерү өлешендә өченче укылышта кабул итте. Закон проекты Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Без кабул иткән төзәтмәләр моношәһәрләрдәге алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына ташламалар алу өчен чикләүләрне бетерәләр һәм аларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыралар. Бүгенге көндә инвесторлар, әгәр аның хезмәткәрләре саны артса, салым ташламаларына һәм бюджеттан тыш фондка күчерү буенча ташламаларга хокукларын югалта. Моношәһәрләрнең 20 проценты". - дип шәрехләде.
2021 ел ахырына монопрофильле муниципаль районнар берәмлекләрдә 89 ТОСЭР(Территория опережающего социально-экономического развития )( Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе -АСЭҮТ эшли, ТОСЭР резидентлары тарафыннан 175 млрд инвестицияләр җәлеп ителгән ,63 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Закон нигезендә, резидентлар реестрына кертелгән көнгә шәһәр барлыкка китерүче оешма яки аның бүлендек оешмасы булмаган юридик затлар ТОСЭР резидентлары дип таныла. Инвестицион проектны гамәлгә ашыру кысаларында ТОСЭР резиденты тарафыннан эшчеләр булдырылуы билгеләнә муниципаль берәмлек территориясендә эшчәнлек алып баручы барлык оешмалар хезмәткәрләренең исемлек буенча уртача саныннан 20% - тан артык булган урыннар шәһәр төзүче оешма түгел.
Документ рәсми басылып чыккан көненнән соң 90 көн узгач үз көченә керә.
/фото Надежда Абдрахманова тәкъдим итте