12 нче июньдә, Кызыл Байрак авылы янындагы Сабантуй мәйданында татар халкының милли бәйрәме – Тукай муниципаль районының төп Сабан туе узды. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар, район халкы җыелды.
Күренеп тора - бәйрәмгә әзерлек зурдан иде. Кунакларны авыл җирлекләренең ишегаллары каршы алды. Татар, рус, керәшен hәм мари халкы тормыш-көнкүрешен чагылдырган күренешләр тәкъдим ителде. Бәйрәм театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Бәйрәмне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тантаналы рәвештә ачып, килгән кунакларны сәламләде. Халык милли бәйгеләр, спорт ярышларында актив катнашты. Сабан туе җыр-бию белән үрелеп барды. Килгән кунаклар ат узышларын тын алмый күзәтте. Шул ук вакытта балалар мәйданчыгында уеннар, ярышлар оештырылды. Татар эстрадасы йолдызлары Нәфкать Нигмәтуллин, Илдар Әхмәтов, Айзилә Вахитова бик матур чыгыш ясады. Ә бәйрәмнең махсус кунагы - Фирдүс Тямаев булды. Районыбыз сәнгать осталары катнашында күңелле концерт та халык күңелен күтәрде. Гомүмән, бәйрәм күтәренке рухта узды. Бу турыда махсус репортажны газетабызның чәршәмбе санында укый аласыз.
Алена Фазылова фотолары