Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча, Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча эшче төркем формалаштырылды.
«Электрон сәүдә үзәге «АКБО тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә үткәрелә торган эш кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары продукциясен һәм товарларын, шулай ук"Һөнәри керемгә салым"махсус салым режимын кулланучы затларны маркетплейсларда түләүсез урнаштыру буенча хезмәт күрсәтә.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары югарыда күрсәтелгән ярдәм чарасын алу белән кызыксынсалар аларга мсп.рф платформасында гариза калдырырга кирәк