Боерган авыл китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең«Китапханә: Иҗат территориясе»дигән темага район семинары үткәрелде
Семинарда катнашучылар өчен алдан ук "Тарихлы, хәерле илаһи Болгар","Күренекле шәхесләребез фикерләре","Рухи мирасыбыз хәзинәсе", " Тарих тәгәрмәче ниләр сөйли?", "Истәлеккә Автограф".дигән китап кургәзмәсе оештырылды, китапханә тарихы елъязмасы турында видеофильм тәкъдим ителде (2022 елда Боерган китапханәсенә 75 яшь тула.) .
Семинарда түбәндәге темалар буенча чыгышлар тыңланды һәм фикер алышу узды:
-"Мәдәни мирасны саклаучы буларак китапханә",
-"Китапханә киңлеген виртуаль чаралар белән киңәйтү",
-"Социаль партнерлык-китап һәм укуны популярлаштыру шарты"
Йомгаклау сүзе белән" Тукай муниципаль районы ҮКСы" МБУК директоры Шакирова Г.Н. чыгыш ясады.