Халыкара наркотикларга бәйлелек һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш айлыгы кысаларында ,наркомания белән көрәш, профилактикалау, наркотик матдәләр кулланудан килеп чыккан куркыныч нәтиҗәләр турында мәгълүмат бирү максатыннан, 21 нче июнь көнне Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Волонтер" клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә «Наркотикларга юк дип әйт»дип исемләнгән наркотикларга каршы акция үткәрделәр.