Тукай районында яшәүче гаиләләргә ана капиталы тапшырылды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

 

22 июнь көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды.

Юбилярларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Ана капиталы акчаларының иң кирәкле юнәлеше-торак шартларын яхшырту, сертификат хуҗаларының 96% ы алардан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән. 1 февральдән ана капиталы күләме артты. Беренче балага гаилә 524 527, 90 сум алачак. Киләчәктә гаиләдә икенче бала туса, капитал күләме 168 616,2 сумга артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International