22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 81 ел элек бу көнне кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугыш башланган. Ул дистәләгән миллион кешенең гомерен өзде. Шул көнгә багышлап Бәтке авыл китапханәсе хезмәткәрләре Хәтер кичәсе үткәрделәр, китап күргәзмәсе әзерләделәр, сугыш башлану, беренче бәрелешне үз өстенә алган Брест ныгытмасы турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы ветераннарына мемориал янында шигырьләр сөйләделәр, шәмнәр кабыздылар, һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
