Мөслимә  Авзалетдин  кызын 95 яше белән котладылар

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Калмаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Вильданова Мөслимә  Авзалетдин  кызы 95 яшьлек юбелее  белән котларга район ветераннар(инвалидлар) Советы рәисе Вәҗиева Фәйрүзә , Калмаш авыл җирлеге башлыгы Габдуллина Равия килде. Ветеранга хезмәте өчен рәхмәт белдерелде, сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләп РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын  һәм район башлыгы Фаиль Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International