«Дача» һәм «гараж амнистиясе»буенча кайнар линия

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

14 июльдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә җир кишәрлекләренә һәм көнкүреш күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерү буенча кайнар линия үткәрәчәк.

Ведомство экспертлары  түбәндәге сорауларга җавап бирәчәк:

- 2.0 «дача амнистиясе» ннән кем файдалана ала;

-ул кайсы күчемсез милек объектларына кагыла;

- гамәлләр тәртибе нинди һ. б.;

Моннан тыш, әлеге кайнар линия кысаларында гражданнар гараж билгеләнешендәге күчемсез милек объектларын теркәү һәм кадастр исәбенә кую белән бәйле сораулар бирә алалар.

Бердәм кайнар линия Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк.

Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «Обращения граждан» - «Горячие линии». «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International