Әлфия Когогина Мусабай-Завод авылындагы ФАПта булды

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

VI һәм VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Мусабай-Завод авылындагы ФАПта булды. Ул "Милли проект"программасы буенча төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Шулай ук ул  Тукай районының баш табибы Галим Сабирҗанов, Мусабай-Завод ФАПы мөдире Хәмдия Ягъфәрова, фельдшер Гөлүсә Мифтахиева белән аралашты.

Төзелеш объектын карап чыкканнан соң Әлфия Гомәр кызы район башкарма комитетында гражданнарны кабул итте

 Рөстәм Зәкиев Фотосы

Чыганак:"Якты юл"газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International