Китапханәдә шахмат турниры узды.  

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Халыкара шахмат көне алдыннан Теләнче Тамак авыл китапханәсендә шахмат турниры узды. Чара барышында балалар шахмат тарихы һәм шахмат фигуралары белән таныштылар, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр. Шахмат белән таныш булганнар акыл көрәше алып бардылар. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм татлы бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International