Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев һәм муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина Иске Дөреш авылында яшәүче Усманова Мөнирә Сөләйман кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Мөнирә Сөләйман кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган котлау хаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды,күп еллар бергә гомер итүләрен, балалары, оныклары, туганнары һәм якыннарының мәхәббәтен, мәрхәмәтен тоеп яшәүләрен теләделәр
Мөнирә Усманова район башлыгына игътибар һәм кайгыртучанлык, яхшы сүзләр һәм котлаулар өчен рәхмәт белдерде.
