Шахмат уенының барлыкка килү тарихы турында белделәр.

2022 елның 22 июле, җомга

Халыкара шахмат көнендә, Мусабай-Завод авыл китапханәсендә балалар шахмат уены тарихы турында белделәр.

Шахмат уенының мең ярым еллык тарихы бар. Шахмат уены чатуранга уеныннан барлыкка килгән дип санала. Чатуранга уены Һиндстанда VI гасырга кадәр барлыкка килгән. Һиндстаннан уен гарәпләр арасында, соңрак Ауропа һәм Африка халыклары арасында таралган. Вакыт узу белән аның кагыйдәләре үзгәреш кичергән һәм XV гасырга уен камилләшкән, ә XIX гасырда уен кагыйдәләре тәмам стандартлаштырылган. Шул вакыттан бирле систематик рәвештә шахмат буенча халыкара турнирлар уздырыла башлый.

Россиядә шахмат уены якынча IX гасырда барлыкка килгән.

Ша́хмат — 64 шакмаклы тактада махсус шахмат ташлары (фигуралары) белән ике көндәш арасында уйнала торган үзендә сәнгатьфән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен.

Шахмат атамасы фарсы теленнән таралган: «шахмат» — «шаһ үлде» дигәнне аңлата. Шахмат уены гадәттә ике көндәш арасында уйнала. Уенны шулай ук кара-каршы ике төркем дә уйнарга мөмкин. Аларны консультантлар дип атыйлар. Уен билгеләнгән кагыйдәләр буенча уйнала. Ярышлар вакытында алар Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) кагыйдәләре белән тулыландырылына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International