Шушы көннәрдә Азнакайда “Чатыр тау җыены – 2022” төрки халыкларның халык иҗаты төбәкара фестивале узды. Фестивальдә 40тан артык район коллективлары чыгыш ясады. Тукай районын әлеге чарада Иске Абдул авыл җирлегенең татар халык җырларына тезмә белән “Асыльяр» халык фольклор ансамбле тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә коллектив фестиваль дипломы белән бүләкләнде. Шуны да әйтергә кирәк, "Чатыр тау җыены - 2022" халык традицияләрен, төрки халыкларның гореф-гадәтләрен һәм борынгы халык җырларын һәм биюләрен пропагандалау максатыннан ел саен оештырыла.