Тукай муниципаль районында яңа уку елына әзерлек башланды. Беренче сыйныфка 528 бала кабул итү планлаштырыла, шуларның 70е авыр тормыш хәлендә булган балалар.
Шул уңайдан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе старт алды. Әлеге акция аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә бала алган балаларга һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә, хәйриячеләрнең игътибарын мәктәп кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары алуга юнәлдерүгә юнәлтелгән.
Әлеге акция уртак игелекле эшебез өчен көчләребезне берләштерергә мөмкинлек бирә. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бездә битараф булмаган игелекле һәм ярдәмчел, ярдәмгә килергә әзер кешеләр күп.
Хөрмәтле район халкы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре! Сезне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашырга һәм тормышларының иң мөһим көннәреннән берсе булган балаларга ярдәм итәргә чакырабыз.
Хөрмәт белән, Тукай муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф идарәсе"
Тел.: Факс: (8552) 70-14-03