Кузкэй авылында яшәуче, 35ел мәктәптә рус теле укыткан укытучы, тыл һәм хезмәт ветераны Әхмәтшәкурова Роза Харис кызының 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга Тукай районы ветераннар(инвалидлар)оешмасы рәисе Вәҗиева Фәйрүзә ,Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев,авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе,туганнары килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасы,район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар,ана исәнлек,алдагы көннәрен дә тынычлыкта, муллыкта үткәрергә язсын дип теләделәр
