2022 елның 30 июлендә, Халыкара Дуслык көнендә, Кнәз мәдәният йорты территориясендә 80-нче -90нчы дигән супер дискотека узды.Дискотекада катнашучыларның яше төрле иде(яшьләр, өлкәннәр ,пенсионерлар һәм яшүсмерләр ).
Һәр теләгән кеше бии, җырлый һәм танылган хитларга кушылып күңел ача алды. Кичәдә катнашучылар узган гасыр атмосферасына чумдылар, эш атнасыннан соң ял иттеләр ,чара дустанә һәм күңелле атмосферада үтте.