Татарстанның КФҮндә укыту үзәге эшли башлады.
Халык белән хезмәттәшлек итүче төрле оешмалар белгечләре хәзер квалификацияләрен күтәрергә яки өстәмә белем алырга мөмкин.
Беренче укыту дәресе 4 һәм 5 августта Казанның "Зареченский" КФҮ базасында (Чистай ур., 5) узды. Аны республиканың 44 муниципаль берәмлеге башкарма комитетлары белгечләре тыңлады. Алар "җир кишәрлекләре бирү" программасы кысаларында укуларын уздылар һәм коллективларда, шулай ук һөнәри эшчәнлекне тормышка ашыру барышында барлыкка килгән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү күнекмәләренә ия булдылар.
Тукай филиалының бүлек җитәкчесе Рәсимбетова Е. Г.