13 августта Түбән Суыксу авылы Нарат Елга паркында Физкультурачылар көненә багышланган спорт ярышлары узды.
Киң күләмле вакыйгада төрле авыл җирлекләреннән 12 команда составында 50дән артыккеше катнашты. Кызлар 1000 метрга йөгерүдә ярыштылар, егетләр - 2000 метрга йөгерүдә, шулай ук 4-250 метрга эстафета оештырылды.
Йөгерү нәтиҗәләре ГТО зачетына керде.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда урыннары түбәндәгечә бүленде: I урын - Иштирәк авыл җирлеге, II урын - Түбән суык авыл җирлеге, III урын - Комсомол җирлеге.
