Яңа автобус маршруты

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Районда 119нчы санлы яңа автобус маршруты ачылды. Ул «Уют» кафесы тукталышыннан алып, «Подсолнухи» һәм «Восточный» микрорайоннары аша узачак.

Автобус «”Уют” кафесы» трамвай тукталышыннан иртәнге 9 сәгать 10 минутта, көндезге 13 сәгать 55 минутта кузгала. «Подсолнухи» микрорайоныннан автобус иртән 9:40та, көндез 14:30да, «Восточный» микрорайоныннан иртәнге 9:30да, көндез 14:20дә уза. Автобус маршруты йөреше турында тулырак мәгълүматны 8 906 333 58 59 телефон номеры буенча алырга мөмкин. 

Чыганак:"Якты юл "газетасы  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International