Дәүләт программалары үтәлә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Районыбызда республика һәм федераль программалар нигезендә башкарыла торган төзү, төзекләндерү буенча эшләр үз вакытында эшләнеп килә, дәвам итә.

“Безнең ишегалды” программасына кергән объектларда бүген аеруча җанлылык. Калмаш авыл җирлегендә урамнарны төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында. Новотроицкое җилегенә кергән Суровка поселогында да шул ук хәл. Иштирәк авылы юллары да бүген ялт итеп тора. Мусабайда тиздән яңа фельшер-акушерлык пункты ишекләрен ачачак. Район җитәкчелеге халык мәнфәгатен кайгыртык эшләр барган һәр объектны контрольдә тота.

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International