Физкультура көне уңаеннан “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” мактау билгесе белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гәрәев Илнур Рәкыйп улын, бүлекнең баш белгече Вазеева Айсылу Дефар кызын, “Спорт мәктәбе” МБУ өстәл теннисы буенча тренер Баязитов Вәлиҗан Садыйк улын бүләкләделәр.
«Татарстан Республикасы физик культурасын һәм спортын үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе беләнТукай муниципаль районының «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе билбау көрәше тренеры Мөхәммәдиев Марат Минтаһир улы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән Физик культура укытучылары Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Исмәгыйлев Алмаз Рәис улы,Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты беләнТукай муниципаль районының «Спорт мәктәбе» МБУ йөзү тренеры Стерехов Александр Сергеевич бүләкләнделәр
Чыганак: газета:"Якты юл"