Соңгы елларда авылыбызда урам бәйрәме уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Беренче бәйрәм Яшьлек (Молодежная) урамында үткән иде. Үткән атнаның шимбә көне Мәләкәс авылының Аръягында (Заречная) дәвам иттек. Бу урам бик озын урам, шуңа да бәйрәмне берничә урында узгарырга уйлап, беренчесен Түбән очтан башладык. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Кунаклар кәрәзле бал белән хуш исле чәй, Түбән оч урамының уңган ханымнары пешергән тәм-томнар белән сыйландылар. Аннан күңелле уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырлап күңел ачтылар.

#МелекесскаяСБ #МелекесскийСДК #ГодКультурногоНаследияНародовРоссии