Татарстан КФҮ хәбәр итә

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстан КФҮ теләсә кайсы офисында гражданның транспорт, җир салымнары, физик затлар милкенә салым буенча бурычлары булмавын тикшерергә мөмкин.

Асылда, һәр килүчегә салым түләү буенча бурычлар булу яки булмау турындагы мәгълүматны тикшерергә тәкъдим ителә. Әгәр система әҗәт барлыгын ачыклаган икән, квитанция бастырыла. Процесс автоматлаштырылган. АИС КФҮ дәүләт һәм муниципаль электрон түләүләр системасы белән интеграцияләнгән, һәм бу түләү өчен квитанцияләрне тиз арада алырга һәм бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә башка хезмәтләр артыннан КФҮкә килгән кешеләргә өстәмә нәтиҗә көтәргә туры килми.

Татарстан халкы, мәсәлән, салым уведомлениесе алмаган яки электрон сервистан мөстәкыйль файдалана алмаган очракта, әлеге хезмәт өчен «Минем документлар» офисларына мөрәҗәгать итә ала.

Бурычны турыдан - туры банк картасы ярдәмендә кабул итү тәрәзәсендә РОS термин-терминаллар ярдәмендә түләргә мөмкин.

Хезмәт күрсәтүдән файдалану өчен үзең белән РФ паспорты, шулай ук ИНН булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International