Үткән атнада, Шилнәбаш авыл җирлегендә почта хезмәткәрләре һәм авыл халкы өчен күптән көтелгән, шатлыклы вакыйга булды. Шилнәбаш авылында төзекләндерү эшләреннән соң, почта бүлеге ачылды. Тантанада район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, Яр Чаллы районара почтамт җитәкчесе Тимофей Валерьевич Долголев һәм Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Анатольевна Гончарова катнашты.
Почта бүлеген ачу тантанасы вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән Татарстанда «Россия Почтасы» филиалларын ачуга багышланган телекүпер узды. Анда Шилнәбаш почта бүлекчәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Бүлекчә җитәкчесе Әлфия Портнова әлеге телекүпер вакытында Шилнәбаш бүлекчәсенең авыллардагы почта бүлекләрен төзекләндерү буенча дәүләт программасына эләгү турында сөйләде. Ул ремонт эшләреннән соң почта бинасының бик нык үзгәрүен, яктырып киткәнен, яңа җиһазлар, техника кайтартылуы һәм шул ук вакытта, почтада яңа хезмәтләрнең эшли башлавын билгеләп үтте. Әлфия Шәйхрази кызы ТРсы Президентына ярдәм күрсәткәне, почта бүлекчәләрен төзекләндерү буенча дәүләт программасының яхшы эшләве өчен рәхмәт сүзләре әйтте.
Шилнәбаш авылындагы почта бүлекчәсе халыкка күпкырлы хезмәт күрсәтә: торак-коммуналь хезмәтләре, кредитлар, телефон элемтәсе, милекне иминиятләштерү буенча түләүләр кабул итә, басма мәгълүмат чараларына язылу, товарлар сатуны башкара.
Әлеге почта бүлекчәсендә үз эшен яраткан һәм намус белән башкаручы хезмәткәрләр эшли. Бүлекчә җитәкчесе Әлфия Портнова һәм почтальон Рәшидә Мугинованы авылда кешегә карата итәгатьле, җылы мөнәсәбәтләре өчен яраталар. Алар бергә бердәм, оешкан төстә эш алып баралар, авыл халкы аларны хөрмәт итә, төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итеп, тиешле ярдәмен дә ала.
Шилнәбаш авыл җирлеге исеменнән аларга авыр, җаваплы эшләре өчен рәхмәт әйтеп, алдагы эшләрендә дә Шилнәбаш һәм Тогаево авылларында яшәүче авыл кешеләренә шулай бар җаваплылык, күңел җылысы белән хезмәт күрсәтүләрен, уңышлар теләп калабыз.
Нурзилә Бариева,
Шилнәбаш авылы китапханәсе мөдире
Фотолар Н. Бариевнадан алынды