Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Тантаналы чарада ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм район башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты. Алар чакырылган кунакларны котладылар һәм Тукай районының 2 гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырдылар.