24 август көнне “Чишмәләр” проекты кысаларында Калмаш авылы Баяр чишмәсе буенда “Изге чишмә янында” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада катнашучылар чишмәгә багышлап җырлар җырладылар, чишмәләргә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар.Китапханәче килгән кунакларны чишмә тарихы белән таныштырды. Өлкәннәрнең яшь чакларында чишмә буенда кызлар- егетләр уйнаган уеннар уйналды. Авыл җирлеге башлыгы Равия Касимовна чишмәне төзекләндереп, карап торучыларга рәхмәт хаты тапшырды. Соңыннан, табын күрке бәлеш һәм милли ризыклар белән өстәл янында бәйрәм дәвам итте.