2022 елның 27 августында Тукай муниципаль районында Бәтке урта мәктәбендә "Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге"автоном коммерциячел булмаган оешма белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
2022 елның февралендә "Игелек жире"республика конкурсы узды. Тукай муниципаль районының волонтерлык үзәге конкурста катнашты һәм җиңүче булды. Әлеге килешү кысаларында Тукай муниципаль районына волонтерлык юнәлешләре буенча алга таба да нәтиҗәле эшләү өчен мөлкәт тапшырылды.
Шулай ук доброволецлар өчен белем бирү программасы узды, аны республика доброволецлар мәгълүмати-ресурс үзәге активистлары үткәрде.