Бөек Ватан сугышы ветераннары Пелагея Кузьминичнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

2022 елның 2 сентябре, җомга

Бөек Ватан сугышы ветераннары Пелагея Кузьминичнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев , Тукай районының ветераннар(инвалидлар) Советы Рәисе Вәзиева Фәйрүзә Фаяз кызы, Кече Шилнә авыл җирлегенең инвалидлар (пенсионерлар) җәмгыяте рәисе Танвира Васил кызы тапшырдылар.

Мөхтәрәм кунаклар юбилярга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар,ана әле күп еллар яшәргә, һәрвакыт исән-сау, иминлек, балалары, оныклары, туганнары мәхәббәтендә калырга теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International