2 сентябрьдә Россиядә икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн билгеләп үтелә. 1945 елның 2 сентябрендә Америка "Миссури"линкоры бортында имзаланган Япония капитуляциясе акты истәлекле датаны билгеләү өчен халыкара-хокукый нигез булып санала.
Россиянең истәлекле датасы — 2 сентябрь-Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн (1945 ел) 2010 елның 23 июлендә кабул ителгән "Хәрби дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында "Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында" гы Федераль закон белән, үз Ватанына һәм Япония буенча 1945 елгы Кырым (Ялта) конференциясе карарын үтәгәндә дәүләт — Гитлерга каршы коалиция әгъзалары алдында фидакарьлек, каһарманлык, үз Ватанына тугрылык күрсәткән ватандашлар турында хәтер билгесе итеп билгеләнгән.Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм ике дөньякүләм хәрби-сәяси коалиция арасындагы иң зур сугыш 1939 елның 1 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр - 6 ел дәвам иткән.
Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләнүе турындагы актка (хәрби хәрәкәтләрнең төгәлләнүен аңлаткан документка) имза салына. Шулай итеп, иң куркыныч һәм иң күп югалтулар китергән сугыш елъязмасының соңгы битенә нокта куела.
Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/bgen-ikenche-btendnya-sugyishyi-tmamlangan-kn
2022 елның 2 сентябрендә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларга «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас» һәйкәле янында, Князево авылында икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнгә багышланган « Җиңү өчен,Рәхмәт сезгә, солдатлар"дигән митингы узды. Митингта Князево мәктәбе укучылары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары катнашты. Катнашучылар алдында Князево авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова, Князево авыл җирлеге депутаты Тамара Егор кызы Тузеева чыгыш ясады.