Райондашыбызны Президент бүләкләде

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Казан Кремлендә ТР Президенты 50дән артык Татарстан кешесенә Россия Федерациясенең һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында - райондашыбыз, «ТР Янгын сагы» хезмәтенең Чаллы отряды Биклән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Рамил Фәрдиев тә бар.

Райондашыбыз Рамил Фәрдиевне «Янгында күрсәткән батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Дәүләт бүләге аңа янгын сүндергәндә һәм хатын-кызны коткарганда күрсәткән югары профессиональлек, батырлык, фидакярлек өчен бирелгән.

 

Чыганак:"Якты юл "газетасы  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International