Боерган авылы ветераны Шаһигәрәев Мулланур Шаһигәрәй улына 90 яшь

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

 
1932 нче елның 25 нче августында Минзәлә(Тукай) районы Колыш авылында туган.Балачагы бик авыр елларга туры килгән, шуңа күрә бәхет эзләп 16 яшьлек егет Себер якларына чыгып китә.5 ел Себердә эшләп, чыныгып туган авылына әйләнеп кайта. Әмма "зимагур"Мулланур абый , авылдагы юклыкка түзә алмыйча Коми АССР га юл ала. Менә шунда ул үзенең гомер юлдашы Камал апа белән өйләнешәләр, 2 елдан соң туган Колышларына кайтып төпләнәләр. Аларның бергә гомер итүләренә 68 ел . Тату гаиләдә 2 малай, 2 кыз тәрбияләнә. Мулланур абый читтә яшәгәндә бик күп төрле һөнәрләргә өйрәнә: тәрәзә рамнары ясап, пыяла да куя, кирпеч, агачтан йортлар да сала, урман эше дә аңа бик якын. 70 төрле һөнәр иясе Мулланур абый бүгенге көндә искиткеч матур, төзек, гөлләргә күмелеп утырган җылы, нурлы өендә Камал апа белән гомер кичерә. Бүгенге муллыкка куанып, оныклары, балалары уңышына шатланып, илгә тынычлык теләп яши тыл ветераны.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International