Соңгы елларда авыл бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнде.Үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөрткән һәркем кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, күп еллар читтә яшәсә дә бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора.Сәмәкәй авылында бу бәйрәм беренче тапкыр үтте Туган нигезләрен сагынып бик күп авылдашлар кайткан иде Милли татар киемнәре кигән мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе җитәкчесе ,авыл урамнарын җырлап әйләнде,гармун моңына кушылып кызлар дәртле җырлар башкарды.Бәйрәм бик күңелле үтте.