Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның шәхси котлавын Тукай районы Бәтке авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Донская Анна Алексеевнага тапшырдылар Аны 95 яше белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев , авыл җирлеге башлыгы Венера Александровна Вәлиева һәм Тукай районы ветераннар(инвалидлар) Советы Рәисе Вәзиева Фәйрүзә Фаяз кызы тәбрикләделәр.
Мөхтәрәм кунаклар юбилярга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Катнашучылар Анна Алексеевнага әле күп еллар яшәргә, һәрвакыт исән-сау, имин, балалары, оныклары, туганнары мәхәббәтендә калырга теләделәр.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк,Анна Алексеевна күзлексез үзенең оныкларына оекбашлар бәйли,кул эшләре белән шөгелләнә. Әфәрин.
