Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы чишмәләрне ачыклау һәм саклау, аларның тарихын искә төшерү, традицияләрне торгызу, халыкны чишмәгә тарту максатыннан “Чишмәләрнә саклау" проектын тормышка ашыра. Шуңа бәйле рәвештә Борды авылы чишмәсе янында чишмә бәйрәме үткәрелде,анда авыл җирлеге ветераннары да катнашты.Чарада чишмә тарихын искә төшерделәр, халык җырларын җырладылар, уеннар уйнадылар һәм боларның барысы да табигатьтә пешерелгән милли коймаклар исе астында узды

