Күпләр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына счетларны ышанычлы кеше раслый аламы дип сорый ?
Җавап:Юк.
Системада теркәлгән кеше генә үз шәхесен раслый. Закон нигезендә, аның өчен моны беркем дә эшли алмый. Шуңа күрә әлеге хезмәтне күрсәтүче Татарстан КФҮүзәкләрнеңә мөстәкыйль килергә кирәк, республикада 61 офис бар. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш.
Интернет-банк аша счетны раслауның тагын бер ысулы. Әйтик, кеше Тинькофф банкның клиенты, Банк почтасы, саклык банкы, Ак Барс Банк, ВТБ клиенты булса, моны аларның вебсайтларында яки мобиль кушымталарда эшли алачак. Искәртеп узабыз ,ЕСИА га керү мөмкинлеге булу гражданнарга федераль, региональ һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алырга мөмкинлек бирә.
ЕСИА ярдәме белән, мәсәлән, баланы мәктәпкә яздырырга, исәпләнгән штрафлар һәм салымнар буенча бурычлар турында белергә, пособие һәм социаль түләүләр алырга, дәүләт пошлинасы өчен 30% ташламалар алырга мөмкин