Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премия алу өчен 2022 елның 26 августыннан документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында кабул ителә. Казан шәһәре ,Батурин урамы , 7Айорты
Күрсәтү шартлары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2022-godu.htm.