Туклану сыйфатын тикшерделәр

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе
Россия Мәгариф министрлыгы Россия укучыларының сыйфатлы, сәламәт, тулы һәм баланслы кайнар туклану алуына аерым игътибар бирә, бу аларга энергияне тулыландырырга һәм аларның физик үсешенә ярдәм итә, шулай ук барлык стандартларга һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирергә тиеш. Туклану сыйфатын тикшерүдә укучыларның ата-аналары катнаша.

Мусабай-Завод урта мәктәбендә ата-аналар комитеты мәктәп ашханәсендә балаларның туклануын контрольдә тота. Ата-аналар мәктәп укучылары өчен әзерләнгән ризык сыйфатын үзләре күреп белделәр, дип хәбәр иттеләр Мусабай-Завод урта мәктәбеннән.


 

Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/tuklanu-syifatyn-tikserdelar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International