Җиңү диктантын яздылар

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясе узды. Әлеге чарага Тукай районы халкы да актив кушылды. Барлыгы 250 дән артык тукайлы бу көнне диктант язды.

Шуны да әйтергә кирәк, “Җиңү диктант”ы республикада өченче, Россия һәм чит илләр буенча дүртенче тапкыр оештырылды. 2019 елда диктантны 24 илдән 105 мең кеше язган булса, былтыр – 80 илдән 1,5 миллион кеше. 

 

 Чыганак:"Якты юл" газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International