Түбән Суыксуда балаларны Татарстан варислары берлегенә кабул иттеләр

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

 

Бүген Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу урта мәктәбендә Татарстан Варислары берлегенә кабул итү тантанасы булды,балалар Татарстан Варислары Берлегенә кергәндә тантаналы вәгъдә бирделәр.

1990 елның 15 сентябреннән Татарстанда «Татарстан Варислары Берлеге» (СНТ) балалар оешмасы оештырыла. Һәр елны көзен икенче сыйныф укучыларын «эзтабарлар» га, ә бишенче сыйныф укучыларын «варислар»га кабул ителә.

«Татарстан Варислары Союзы» (СНТ) республика иҗтимагый оешмасы 1990 елның 15 сентябрендә оеша. «Татарстан варислары берлеге» кысаларында «Эзтабар иярчене», «Мираска юл»программалары гамәлгә ашырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International