Боерган авылы җирлегендә районның авыл җирлеге башлыклары катнашында семинар булып узды

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Боерган авылы җирлегендә районның авыл җирлеге башлыклары катнашында семинар булып узды.Район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус җитәкчелегендә алар авылыбызда быел башкарылган эшләрне, шулай ук истәлекле матур җирләребезне карадылар.Очрашу мәдәният йортында дәвам итте.Авыл тарихы, күренекле шәхесләр турында сөйләдек. Кул эшләре күргәзмәсен бик кызыксынып карадылар.Мөхлисә Бубый шәхесе хакында бик күп сораулар бирделәр.Кызыклы әнгәмәбез һәммәсенә дә бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International