23 сентябрьдә Татарстан авыл китапханәсендә "Циффрлы иминлек"темасына китапханә сәгате узды. Балаларны антивисус программалары белән таныштыру, Интернетта эшләү кагыйдәләрен искә төшерү, шәхси мәгълүматны таратмау - китапханәче хәбәренең асылы. Балаларга санлы грамоталылык турында "Смешарики" сериясеннән мультфильм күрсәтелде. Мөстәкыйль өйрәнү өчен китапханәчеләр әлеге темага буклетлар әзерләгәннәр һәм һәр бала аны өенә алып киткәннәр.