Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина һөнәри осталык конкурсында «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы»номинациясендә беренче урынны алды.
Аңа Казанда узачак финалда республиканың иң яхшы регистраторы исеме өчен көрәшергә туры киләчәк. Ә бүлек баш белгече Энҗе Хафизова исем кушу тантанасын теркәүче хезмәткәрләр арасында өченче булды.
Быел конкурс Россия ЗАГС органнары оешуга 105 ел тулуга багышланган.
Жюри составында тугыз районның һәрберсеннән вәкилләр бар иде. Бездән шигырьләр җыентыклары авторы, районның мәдәният өлкәсе ветераны Рәзинә Сәетгәрәева катнашты.
Чыганак: газета:"Якты юл"