Гараев Гаяз гаиләсендә «Хәния» исемле китабы буенча әнгәмә оештырылды. 

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Боерган авылы китапханәсе тарафыннан,иң күп китап укучы Гараев Гаяз гаиләсендә,Айгөл Әхмәтгалиеваның «Хәния» исемле китабы буенча әнгәмә оештырылды.Әсәрнең дөньяга чыгуында Хәниянең сеңлесе Фирүзәнең дә ярдәме зур була.
– Хәниянең 1980 еллардагы Мәскәүдә яшәгән чорын искә алып китмичә булмый. Биредә җырчы «Маяк» мәдәният йортында эшләп килүче сәләтле татар яшьләренең «Ләйсән» ансамбленә йөри. Артист булу теләге белән янган яшь Хәния, шушы ансамбльгә йөргәндә, Фирәвис әфәнде белән таныша. Фирдәвес абый 1924 елда туган, сугышта катнашкан, Мәскәү авиация институтын тәмамлап, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән, Мәскәү прибор төзү институты доценты булган кеше. Фирдәвес ага, үзешчән композитор буларак, 18 татарча көй, ике кантата язган. Хәния ханым Вафиннар гаиләсендә һәрвакыт олы кунакларның берсе булган. Шул чагында кызның музыкаль сәләтен күреп, якташыбыз аңа профессионал татар артисты булу өчен белем алырга тәкъдим итә.

  

Видео 

Видео2 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International