Тукай районы администрациясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Тукай муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Айрат Хәбибуллин җитәкчелегендә район территориясендә юл-транспорт хәлен тотрыклыландыру буенча күрелә торган һәм кирәкле чаралар каралды.
