"Өлкәннәргә хокукый ярдәм күрсәтү»дигән темага  «кайнар линия» үткәрелә. 

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көненә уңаеннан 2022 елның 5 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе «Мәрхәмәт-Милосердие» белән берлектә"Өлкәннәргә хокукый ярдәм күрсәтү»дигән темага  «кайнар линия» үткәрә. 

Гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга түбәндәге оешма  вәкилләре ярдәм итәчәк:

  • Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе;

  • Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;

  • Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе;

  • Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе;

  • Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы;

  • Россия Пенсионерлар берлегенең региональ бүлекчәсе.

  • "Кайнар линия " телефоны: (843) 236-00-71.

  • Сез шулай ук сорауларыгызны whatsapp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.

  • Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International