Рөстәм Миңнеханов җыю пунктында булды һәм мобилизацияләнгән татарстанлылар белән очрашты

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге базасында оештырылган мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында булды. Бирегә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар килә. Рөстәм Миңнехановка ял һәм ашату зоналарының ничек оештырылуын күрсәттеләр.

Мобилизацияләнүчеләр өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу йөкләмә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты өстендә. Ашханәләрне урнаштыру өчен 4 зона урнаштырылган. Татарстан Президенты объектны карау барышында туклану сыйфатын игътибар белән күзәтүне йөкләде.

  Рөстәм Миңнеханов шулай ук кирәкле санитар шартлар булдыруга да игътибар итте. Аның кушуы буенча якын арада җыю пунктларына мобиль мунчалар китереләчәк.

ТР Президенты матбугат хезмәте.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/rstm-minekhanov-yyulu-punktynda-buldy-m-mobilizatsiyalngn-tatarstanlylar-beln-ochrashty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International