Тантаналар сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Чаллының 14 гаиләсе сертификатларга ия булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова, пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шангараев һәм үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов гаиләләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
