Узган атнада район башкарма комитеты инициативасы белән җыелган комиссия рейдка чыкты, аның составына район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, юл-төзелеш оешмалары, район юлларына хезмәт күрсәтүче төзелеш оешмалары җитәкчеләре, төзелеш бүлеге хезмәткәрләре керде.Алар Мәләкәс, Круглое Поле, Әҗмәкәй, Биклән, Бәтке, Яңа поселок авылларында юл һәлакәтләре куркынычы булган юл участокларын карадылар
# Комиссия мондый участокларда юл билгеләре, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру мөмкинлеген карады, юлларның сыйфатына игътибар итте, төзекләндерү, автобус тукталышларын урнаштыру, мәктәп автобуслары хәрәкәте маршрутлары буенча фикер алышты.
Әлеге рейд нәтиҗәләре буенча беркетмәгә кисәтүләр һәм тәкъдимнәр кертелде. Якын арада районда тагын шундый рейдлар узачак, дип хәбәр итте Комиссия җитәкчесе Айрат Хәбибуллин. /
Рөстәм Зәкиев Фотосы.
Чыганак:"Якты юл"газетасы