Сәмәкәй авыл китапханәсендә китапханәчеләрнең семинар-киңәшмәсе үтте

2022 елның 30 сентябре, җомга

28 нче сентябрь көнне Сәмәкәй авыл китапханәсендә китапханәчеләрнең семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарның темасы " Авыл китапханәсенең башка социаль оешмалар белән эшләнчеге".

Сәмәкәй авылында барлык объектлар да бер түбә астына урнашканнар. Шуңа алар барлык эшне дә кулга кул тотынып эшлиләр.

Семинарда мәктәп укучылары күрсәткән "Шалкан " әкияте ,өлкәннәр тарафыннан куелган "Авылым тарихы"күренеше дә аларның бергә күмәкләшеп эшләвен ассызыклады. Семинарда оештыру эшләре  дә каралды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International